Журналлар патшалыгы хәзинәсен ачабыз (6+)

27 гыйнвар көнне 17 нче санлы китапханәдә  «Журналлар патшалыгы хәзинәсен ачабыз» дәресе узды. Чараны алып баручы балаларны журналлар белән таныштырды һәм бу басмаларның үз эчендә уен һәм танып белү материалларын бик уңышлы берләштереп бирүен күрсәтте. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар тышлыкның журналның йөзе булуы, анда кирәкле бөтен мәгълүмат барлыгы турында белде. Катнашучылар, балалар журналлары өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы белешмәләр алу, фикерләү сәләтен үстерү, ял итү һәм күңел ачу өчен кирәк, дигән нәтиҗә ясады. 

Поделиться: